Татарстан имамнары мөселман терминологиясен татарча дөрес язу мәсьәләсен күтәрә

Татарстанның Изге Коръәнне һәм сөннәтне өйрәнү үзәге белән “Хозур” нәшрият йорты галимнәрне, язучыларны җыеп түгәрәк өстәл оештыра.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ») 9 ноябрьдә Казанда “Заманча татар телендә мөселман терминологиясе бирелешен һәм транскрипциясен стандартлаштыру” темасына багышланган түгәрәк өстәл узачак.

Әлеге актуаль темага фикер алышуны Татарстанның Изге Коръәнне һәм сөннәтне өйрәнү үзәге белән ТР Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты оештыра.

Очрашуда Казанның ислам белгечләре, хәзрәтләр, КФУ, РИУ ның тел галимнәре һәм тарихчылары, ТР Милли китапханәсе, Ислам мәдәнияте музее, КФУ ның Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, татар җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.

Очрашуны оештыручылар дини терминологиянең язылышы мәсьәләсе татар теленең алфавиты берничә тапкыр үзгәртелүе аркасында да кискенләшүен искәртә. Бүгенге көндә татарларның күбесе элегрәк гарәп графикасында язылган татар язуын инде аңламый. Татар телендә кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләренең язылышы да күп тапкырлар үзгәргән. Аларны бүген әдипләр, журналистлар, тәрҗемәчеләр һәркем үзенчә яза.

Түгәрәк өстәл “Хозур” нәшриятында (Лобачевский урамы, 6) иртәнге сәгать 9.00 башланачак.